16+

Татарстанда баш табибны хезмәткәрләренең премияләрен үзенә алганы өчен кулга алганнар

ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Буа, Чүпрәле һәм Апас районнары баш табибы Анатолий Никифоровны үзенең хезмәткәрләреннән премияләрен тартып алуда гаеплиләр.

ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Буа, Чүпрәле һәм Апас районнары баш табибы Анатолий Никифоровны үзенең хезмәткәрләреннән премияләрен тартып алуда гаеплиләр.

Беренчел мәгьлүматларга караганда, 2007 елдан бирле баш табиб кул астында эшләүче хезмәткәрләргә бирелгән премияләрне үзенә кайтаруны таләп иткән. Аның бу таләбенә каршы төшкән очракта, эштән алу белән янаган. Икътисади куркынычсызлык идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупциягә каршы тору хезмәткәрләре ачыклаганча, Никифоровның хезмәттәшләре үзләренә тиешле акчаларны банкоматлардан алып аңа тапшырган.

Табиб кулына кергән премияләрнең гомуми суммасы 600 мең сумнан артып киткән. Моннан тыш, тикшерү Никифоров башка җинаятьчел эпизодларга да катнашы булырга мөмкин дип уйлый. Баш табибны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.

Узган җомгада Буа шәһәр суды Анатолий Никифоровны ике айга өй аресты астына җибәрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Актанышныкын нишлэп тикшермилэр

    Мөһим

    loading