16+

Татарстанда бер ай эчендә дүрт бала алкоголь белән агуланган

Быел гыйнвар аенда Татарстанда балалар арасында алкоголь белән агулануның дүрт очрагын теркәгәннәр.

Быел гыйнвар аенда Татарстанда балалар арасында алкоголь белән агулануның дүрт очрагын теркәгәннәр.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 2021 елның беренче аенда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның 57 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,4 тапкырга күбрәк. Әйтик, 2020 елның гыйнварында 44 очрак ачыкланган. Агуланучыларның төп өлеше - 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр - 87,7%, яки 50 очрак (2020 елның гыйнварында андыйлар 84,1% иде, яки 37 очрак); яшүсмерләр өлеше (15-17 яшь) 5,3%, яки 3 очрак (4,5%, яки 5 очрак). Агуланган балалар арасында 7%, ягъни 4 очрак (11,4%, ягъни 2 очрак 2020 елда булган).

Алкоголь белән агуланган ир-атлар арасында 80,7% ир-ат. Зыян күрүчеләрнең социаль хәлен анализлаганнан күренгәнчә, эшләмәүчеләр - 38,6%, эшләүче халык - 22,8%, пенсионерлар - 5,3%, укучылар - 8,8% һәм башкалар - 21%.
 Алкоголь продукциясе белән агуланудан үлем күрсәткече 2021 елның гыйнварында 100 мең кешегә 0,6 тәшкил иткән, ягъни 25 очрак. Узган ел гыйнвар аенда 21 кеше исерткеч эчемлекләрдән үлде.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading