16+

Татарстанда бер айга якын югалган пенсионерны эзлиләр 

Питрәч районында яшәүче ир 11 майда югалган.

Питрәч районында яшәүче ир 11 майда югалган.

Татарстанда 1961 елда туган Александр Анатольевич Александровны эзләү дәвам итә. 2022 елның 11 маеннан бирле ир-атның кайдалыгы билгесез. Бу хакта ТР «ЛизаАлерт» эзләү отрядында хәбәр итә.

Александр Татарстан Республикасы Питрәч районының Питрәч авылында югалган. Ир-ат бик авырлык белән таяк ярдәмендә хәрәкәт итә. 

Пенсионерның буе-170 см, чал чәчле, коңгырт күзле. Өстенә соры төстәге куртка, джинсы, кара ботинкалар, башына соры төстәге кепка кигән. 

Югалган ир турында берәр мәгьлүмат белсәгез, 8 (800) 700-54-52 (шалтырату бушлай) номерына шалтыратуыгызны сорыйлар.

Шулай ук Казанда югалган 74 яшьлек хатын-кызны эзләү дәвам итә. Ул 30 майда югалган.

Почти месяц ищут пропавшего пенсионера из Пестрецов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading