16+

Татарстанда бер фатирда өч кеше мәете табылган

Күршеләре соравы буенча, полиция хезмәткәрләре фатирны ачканнан соң анда ике хатын-кыз һәм бер ир-ат мәетенә тап булганнар.

Күршеләре соравы буенча, полиция хезмәткәрләре фатирны ачканнан соң анда ике хатын-кыз һәм бер ир-ат мәетенә тап булганнар.

Дәрвишләр бистәсе Липатов урамындагы 23нче йортта яшәүчеләр беренче каттагы фатирдан химикат исе килә, дип мөрәҗәгать иткәннәр.  

Хокук сакчылары ишекне ачкач анда 37 яшьлек ир, аның 29 яшьлек хатыны һәм хатынының әнисе мәетенә тап булганнар. Алар ис газы белән агуланып үлгән дип фаразлана.

Фатирда ремонт эшләре барган, газ котелы һава суыргычын дөрес урнаштырмау сәбәпле, әлеге фаҗига килеп чыккан, дип фаразлана. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading