16+

Татарстанда бер ир никахсыз хатынын чәнчегән

Чистайда никахсыз хатынын пычак белән чәнечкән ирне ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тоткарлады.

Чистайда никахсыз хатынын пычак белән чәнечкән ирне ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тоткарлады.

Пионерская урамындагы шәхси йортта пычак кулланып кылынган җинаять турындагы хәбәр кичке сәгать 7ләр тирәсендә килә. Җинаять урынына килгән экипаж ачыклавынча, исерек ир өендә йоклап яткан, эштән кайт­кан хатын-кызның бу факт ачуын чыгара, җәнҗал куптарып, кычкыра ук башлый ул. 1969 елгы ир үзенә тавыш күтәрүләренә түзеп тормый – кухня өстәленнән зур гына пычак ала да ханымның артыннан куа башлый, аның күкрәк тирәсен җәрәхәтли. Ир-атны тоткарлап полиция бүлегенә озаталар. Җинаять эше кузгатылырга тора.

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading