16+

Татарстанда бер хисапчы педагоглар акчасын яшерен рәвештә сөяркәсенә күчергән

Татарстанда яшәүче 39 яшьлек хатынга карата җинаять эше тикшерелә.

Татарстанда яшәүче 39 яшьлек хатынга карата җинаять эше тикшерелә.

Хисапчы булып эшләүче ханым аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә һәм сарыф итүдә шикләнелә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2014 елның октябреннән 2019 елның декабренә кадәр Әлмәт муниципаль бюджет учреждениеләренең берсендә исәп-хисап бүлегенең әйдәп баручы хисапчысы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын исәпләгәндә, үзенең сөяркәсенә дә хезмәт хакы язган. Соңрак, бу акчалардан үзе файдаланган, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Дәүләткә китерелгән зыянның күләме 1 млн. сумнан артык дип бәяләнә. Шикләнелүче хатын үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге шикләнелүче өй арестында калдырылган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading