16+

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 67 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле, 9 мең 556 кеше әлеге чир белән авырган.

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле, 9 мең 556 кеше әлеге чир белән авырган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йоктыруның 67 яңа очрагы теркәлде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 67 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, үсеш буенча - 9 мең 556 очрак», - дип хәбәр итте санитар табиб.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков ковидтан бер тәүлек эчендә республикада яшәүче 55 кеше савыкты, дип өстәде.
Авыручылар буенча географик бүленеш:
1.    Казан - 34
2.    Яр Чаллы - 3
3.    Алексеевск - 1
4.    Арча - 1
5.    Балтач - 1
6.    Югары Ослан - 2
7.    Биектау - 2
8.    Зәй - 2
9.    Яшел Үзән - 10
10.    Лаеш - 2
11.    Менделеевск - 1
12.    Түбән Кама - 1
13.    Нурлат - 2
14.    Питрәч - 2
15.    Балык Бистәсе - 1
16.    Тукай - 1
17.    Чистай - 1

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading