16+

Татарстанда бер укытучы мошенникка 1,4 миллион акчасын күчергән

Ул аларны кара көнгә калдырырымын дип җыйган булган.

Ул аларны кара көнгә калдырырымын дип җыйган булган.

Чаллыда мәктәпләрнең берсендә эшләүче 67 яшьлек укытучы мошенниклар турында ишеткән булса да, аларның тозагына килеп капкан. Аңа бер ир-ат шалтырата һәм үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштыра, кертемнәрне саклап калу өчен бөтен акчаны ашыгыч рәвештә бердәм банк счетына күчерергә киңәш итә.

Хатын аңа ышана һәм банкка барып, ике счеттан кертемнәрен алып, банкомат аша 1 миллион 420 мең сум акчасын мошенникка күчерә. Бу сумманы ул гозак еллар дәвамында кара көнгә җыйган.

Инде соңрак кына үзенең алдарлар ятьмәсенә эләгүен аңлый. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading