16+

Татарстанда берәү, йорт хуҗаларын үтереп, аларның машинасында качарга уйлаган

Чаллыда бер ир-ат өлкән яшьтәге әби белән бабайны үтергән һәм аларның машинасында качып китмәкче булган.

Татарстанда берәү, йорт хуҗаларын үтереп, аларның машинасында качарга уйлаган

Чаллыда бер ир-ат өлкән яшьтәге әби белән бабайны үтергән һәм аларның машинасында качып китмәкче булган.

Чаллының Тургай урамындагы йортларның берсендә бер ир-ат 75 һәм 70 яшьлек бабай белән әбине үтерә. Шуннан соң ул аларның машинасында качып китмәкче була. Әмма оперативниклар аны юлда тоткарлылар. Дөресрәге, качкан вакытта ир-ат алда барган машинага килеп бәрелә. Хокук сакчылары сүзенә буйсынмыйча, ул машинада утыруын дәвам итә. Шуннан соң машинаның тәрәзәсен ватарга мәҗбүр булалар. Үтерүчене тоткарлау мизгелләре узып баручы автомобилистларның камерасына да эләгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading