16+

Татарстанда беренче эш атнасында - 32 градус салкыннар көтелә

Дүшәмбе һәм сишәмбе Татарстан юлларында бозлавык, кар көртләре саклана, сак булыгыз!

Дүшәмбе һәм сишәмбе Татарстан юлларында бозлавык, кар көртләре саклана, сак булыгыз!

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 11 гыйнвар көнне республика территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кар явуы көтелә, кайбер районнарда буран булуы ихтимал. 
Һава температурасы - 12...-17 градус, аязган вакытта - 22 градус булачак.

12 гыйнварда һава температурасы - 22...-27 градуска кадәр төшәчәк. Аязганда - 32 градус булачак. Көндез максималь температура -17...-22 градус була, дип кисәтә синоптиклар.

Дүшәмбе һәм сишәмбе Татарстан юлларында бозлавык, кар көртләре саклана, сак булыгыз! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading