16+

Татарстанда беренче мюзикл төшерелә

Бу көннәрдә Татарстанда беренче мюзикл төшерелә. Бу хакта «ШК» хәбәрчесенә фильмның идея авторы, продюсер,"Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Бу көннәрдә Татарстанда беренче мюзикл төшерелә. Бу хакта «ШК» хәбәрчесенә фильмның идея авторы, продюсер,"Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

 Сценарийны Марат Кәбиров язган. Ә мюзиклны Илшат Рәхимбай төшерәчәк. Мюзиклда бик күп җырлар булачак. Жанры буенча – комедия.

Мюзиклда бөтен кешегә таныш җырчылар - “Зөләйлә” кызлары, “Фәридә-Алсу” дуэты, Алсу Әбелханова, Дилә Нигъмәтуллина, Алинә Шәрипҗанова һәм Фирдүс Тямаев катнаша.
Әлеге көннәрдә съемкалар Әлмәттә һәм Түбән Мактама, Кичүчат авылларында бара. Съемкаларның беренче өлешенә ун көн каралган. Берникадәр тәнәфестән соң тагын ун көн төшерәчәкләр. Анысы инде Казанда булачак.

Моннан тыш, Миләүшә Айтуганова "Татаркино" оешмасының башка проектлары турында да сөйләде. Шуларның берсе  - Буа районының Килдураз авылында төшерелә торган Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” повестенә нигезләнгән кыска метражлы фильм.

- Мөселман кинофестивалендә “Казан премьералары” дигән программада  без быел төшергән фильмнарның тизерларын күрсәтәчәкбез. Аларны актерларны, режиссерларны һәм башка кешеләрне чакырып тәкъдим итәчәкбез, - диде Миләүшә Ләбибовна.        

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading