16+

Татарстанда беренче "тәгәрмәчле сырхауханә" эшли башлады

Аның эшчәнлеген Рөстәм Миңнеханов бәяләде.

Татарстанда беренче "тәгәрмәчле сырхауханә" эшли башлады

Аның эшчәнлеген Рөстәм Миңнеханов бәяләде.

Тәтеш районының Бакырчы авылында күчмә сырхауханә эшли башлады.

Аның эшчәнлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. "Районда сырхауханәләр бар анысы, ләкин авыл кешесе авырып китсә дә, аяктан калганчы йөрергә күнеккән. ФАП та бөтен мөмкинлекләр дә юк. Шуңа да күчмә сырхауханәләргә ихтыяҗ туды. Авыруны дәвалауга караганда кисәтүе мөһимрәк.

Республикага ел дәвамында районнарны йөреп чыгар өчен шундый 4 күчмә сырхауханә кирәк булачак дигән карарга килдек. Аларда. Чаллы, Әлмәт, Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсеннән иң яхшы табиблар хезмәт күрсәтәчәк. Машиналар да пычракта да йөри алырлык, үзебездә җитештерелгән",- диде Президент. Авыл халкы исә авылыбыз шәһәргә әйләнеп бара инде диеп сөенә. 42 ел авылда фельдшер булып эшләгән, хәзер лаеклы ялга чыккан Мәхмүдә апа Мөстәкыймова да күчмә сырхауханәләрне халык өчен искиткеч вакыйга дип атый. Биредә күрше авыллардан килеп тә тикшеренү үтә алалар. Дөрес, пациентларны табибларга яздыру мәсьәләсендә районда эшне җайга салып бетерергә кирәк.

Иртәдән бирле ашамыйча, эчмичә килгән идем, чират. Инде өченче көн тикшеренү уза алмыйм дип зарланучылар да булды. Ничек кенә булмасын, күпләр күчмә сырхауханә эшеннән канәгать. Район үзәгендәге хастаханәгә барыр өчен транспорт ялларга кирәк. " Автобус атнага бер генә йөри. Такси белән Тәтешкә барып кайту 600 сумга төшә. Ә монда табиблар үзләре килделәр", - дип сөенә бакырчылылар. Табиблар көненә уртача 70-80 кешене кабул итә, өстәмә тикшерү таләп ителгән авыруларны Казанга юллыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading