16+

Татарстанда беренче яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алачак

Бу яңалыкны бүген Бөгелмә районында яшь гаиләләр белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Бу яңалыкны бүген Бөгелмә районында яшь гаиләләр белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, очрашуга килүчеләрнең берсе шулай ук әлеге программада катнашырга теләвен белдергән һәм мондый мөмкинлек өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйткән.

Президент фикеренчә, программа бик әһәмиятле, чөнки торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен иң актуаль булып санала.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк социаль ипотека программасында катнашу хокукына бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә ия булса, хәзер ул яшь гаиләләр өчен дә ачык.

Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга алырга мөмкин. Норматив буенча, ике кешелек гаиләгә – 42 кв.метр, өч һәм аннан да күбрәк әгъзалы гаиләгә – бер кешегә 18 кв.метр мәйдан каралган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading