16+

Татарстанда берьюлы өч кеше ковидтан үлгән

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда яңа вирустан 131 кешенең вафат булуы билгеле.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда яңа вирустан 131 кешенең вафат булуы билгеле.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген республикада берьюлы өч кешенең ковидтан үлүе турында билгеле булган. Сүз 1944, 1949 һәм 1957 елларда туган ир-атлар турында бара. Алар барысы да хастаханәгә пневмомания белән китерелгән, барысының хроник авырулары булган. Үлем сәбәпләре патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда яңа вирустан 131 кешенең вафат булуы билгеле.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading