16+

Татарстанда битлек кигән ир-ат утлы корал белән 14 яшьлек кызга һөҗүм иткән

Кичә көндез Әлмәт районының бер авылында битлек кигән билгесез ир-ат пистолетка охшаган әйбер белән җирле кибеткә бәреп кергән.

Кичә көндез Әлмәт районының бер авылында битлек кигән билгесез ир-ат пистолетка охшаган әйбер белән җирле кибеткә бәреп кергән.

Коралы белән янап, кибет киштәсе янындагы 14 яшьлек кызга кассадан акча алып бирүен таләп иткән.

Яшүсмер куркудан булган бар акча - 1,6 мең сумны алып иргә биргән.  Җинаятьче качкан. Бу хакта ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү ачыклаганча, кызның сатучы булып эшләгән әтисе баланы кибеттә берүзен калдырып эше буенча китеп барган. Кибеткә һөҗүм өлкәннәр булмаган чакта ясалган.

Әлеге җинаятьне кылуда шикләнеп, хокук саклаучылар 32 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар, аның машинасында битлек һәм пневматик пистолет табылган. Ул үз гаебен таныган. "Һөҗүм итү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Якын арада тикшерү шикләнелүчене кулга алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

Фото "ШК" архивыннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading