16+

Татарстанда битлек кию режимы тиз генә бетерелмәячәк?

Без тын юлларында вируслы кискен инфекция һәм грипп белән авыру сезонына кердек.

Без тын юлларында вируслы кискен инфекция һәм грипп белән авыру сезонына кердек.

Татарстан битлек режимыннан ярты елдан да иртәрәк баш тарта алмый. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без тын юлларында вируслы кискен инфекция һәм грипп белән авыру сезонына кердек, шуңа күрә бу сезонга битлек кию режимы сакланачак. Сез беләсез, бездә халыкның 60 процентын түгел, ә 80 процентын коронавируска каршы вакцинацияләргә кирәк. Шуңа күрә бүгенге көндә якындагы ярты елга битлек кию режимы бетерелмәячәк», — диде ул.

Любовь Авдонина Татарстанда яшәүчеләр коронавирустан никадәр тизрәк прививка ясатса, Роспотребнадзор шулкадәр иртәрәк чикләүләрне, шул исәптән битлек режимын да гамәлдән чыгаруны хәл итәчәген әйтте.

Билгеле булганча, ил президенты Владимир Путин да вакцина ясату буенча аңлату эшләрен күбрәк алып барырга чакырды.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading