16+

Татарстанда боз астына киткән автомобиль хуҗасы фаҗига урыныннан качкан (ФОТО)

Кичә 20 сәгать 30 минутта Идел елгасында Югары Ослан районында ярдан 400 метр ераклыкта автомобиль батуы турында хәбәр 112 бердәм коткару диспетчерлык хезмәтенә кергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткән.

Югары Ослан районы янгын-сүндерү гарнизоны оператив төркеме һәлакәт урынына сигез минуттан килеп җиткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «КИА Спектр» автомобиленең Югары Ослан авылы янында боз кичүен үтеп, алга тәгәрмәчләре белән бәкегә төшкәнлеген ачыклаган.

Машина йөртүче урыннан качып киткән. Үлүчеләр һәм сәламәтлекләренә зыян килүчеләр юк. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading