16+

Татарстанда бозлы яңгырлар явуы ихтимал

Иртәгә, 15 августта (шимбә) Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин.

Иртәгә, 15 августта (шимбә) Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һава торышы начарланыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшүе, төнлә һәм көндез боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading