16+

Татарстанда булачак медиклар өлкән коллегаларына ярдәмгә килгән

Медицина уку йортларында белем алучы студентлар табибларга ярдәм итү йөзеннән документлар белән эшләүгә җәлеп ителде.

Медицина уку йортларында белем алучы студентлар табибларга ярдәм итү йөзеннән документлар белән эшләүгә җәлеп ителде.

Әлмәттә пандемия чорында медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен документлар белән эшләүдә медицина көллияте студентларын җәлеп иткәннәр. Алар документларны кабул итәчәк һәм тапшырачак, шулай ук шәһәр медицина учреждениесенә килүче шалтыратуларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук Татарстанның медицина югары уку йортлары студентлары, бигрәк тә өлкән курста укучылар пациентлар белән эшләү өчен инструктаж үтәчәкләр һәм хастаханәләргә җибәреләчәкләр. Моннан тыш, Әлмәт табибларына Казаннан 18 ординатор ярдәм итәчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгында Әлмәттә җирле тире‑венерология диспансеры базасында 45 урынга исәпләнгән тагын бер ковид госпитале ачуларын билгеләп үттеләр.

11 ноябрьгә Татарстанда СОVID-19ның 8985 очрагы теркәлгән

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/11-noyabrg-tatarstanda-sovid-19ny-8985-ochragy-terklgn

Моңарчы, 11 ноябрьгә Татарстанда СОVID-19ның 8985 очрагы теркәлүе турында без хәбәр иткән идек.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading