16+

Татарстанда быел илкүләм проект кысаларында 200 чакрым юлны төзекләндереләчәк

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Татарстанда гомуми озынлыгы 205 чакрым булган юллар челтәрендә 173 объектны төзекләндерәчәкләр.

Шул исәптән төбәк әһәмиятенә ия юллардагы 77 объект, Казанда 86 объект, Чаллы һәм Түбән Камада бишәр объект төзекләндереләчәк.

Юл-транспорт фаҗигаләре еш була торган урыннарда ясалма яктырту җайланмалары һәм светофрлар, шулай ук тротуарлар һәм тизлек җыю полосалары куелачак. 11 муниципаль районда төбәк әһәмиятенә ия юлларда 10 чакрым тимер коймалар кую планлаштырыла.

Илкүләм проект кысаларында 2024 елга Казан, Чаллы, Түбән Кама агломерациясендә юлларның 85 процентын тиешле таләпләргә җиткерү каралган. Бүгенге көндә Казан агломерациясендә 81,5 проценттан артык, Чаллы агломерациясендә – 76,7 процент, Түбән Кама агломерациясендә 65,6 процент юллар норматив торышка туры килә.

<iframe width="659" height="430" src="https://www.youtube.com/embed/6H2FwoQR610" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading