16+

Татарстанда янгын вакытында өч ир-ат һәлак булган - җинаять эше ачылган

Чистай районы Чистай Выселкасы авылында агач йорттагы янгын вакытында өч ир-ат һәлак булган.

Чистай районы Чистай Выселкасы авылында агач йорттагы янгын вакытында өч ир-ат һәлак булган.

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Янгын кичә кич белән 21.03 сәгатьтә башланган. 7 минуттан соң янгын сүндерүчеләр һәлакәт урынына килеп җиткән, бу вакытка инде йортны янгын телләре камап алган.

21 сәгать 14 минутта янгынны сүндергәннәр, яну мәйданы 54 кв. метр тәшкил иткән. Янгынны сүндерү барышында коткаручылар 59, 39 һәм 45 яшьлек өч ир-атның үле гәүдәләрен тапканнар. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана. Тикшерү органнары "саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading