16+

Татарстанда COVID-19 авыруының 41 яңа очрагы узган тәүлектә ачыкланган

Пандемия вакытында чирләүче татарстанлыларның гомуми саны - 4472 булган.

Пандемия вакытында чирләүче татарстанлыларның гомуми саны - 4472 булган.

Тәүлегенә 0,9% үсеш темпын санитар табиблар тотрыклы дип бәяли. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә. 

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, сәламәтлек саклау өлкәсе гадәти  режимда эшли. 
Узган тәүлектә 44 татарстанлы коронавирустан савыккан, ә бөтен чор өчен бу сан - 3309 кеше тәшкил итә. Республикада үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына респиратор авырулар белән чирләүче 70 пациент тоташтырылган.

Конференция барышында шулай ук соңгы тәүлек эчендә үткәрелгән тестларның саны буенча хәбәр әйтелде, ул 8859 тәшкил иткән.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading