16+

Татарстанда  Covid-19ның 89 яңа очрагы ачыкланды

Республикада коронавирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган.

Республикада коронавирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 89 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да элемтә аша йоктырылган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Егерме җиде кеше хастаханәгә озатылган, 62 өйдә дәвалану ала", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Авыручылар арасында күпчелекне 50 дән 60 яшькә кадәргеләр тәшкил итә - 30 кеше. 30дан алып 50 яшькә кадәргеләр исә  18 пациент. Шул ук вакытта инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар.
Авыручыларның күпчелеге Казанда теркәлгән, биредә 47 кеше ковид белән зарарланган. Чаллыда Covid-19ның 14 яңа очрагы теркәлгән. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Буа районы алда бара, анда авыруның сигез очрагы ачыкланган. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading