Кичәге сайлау көне 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булган.
Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете аңа сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.
Настя - Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.
"Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю", - дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов.
Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Бүген аларның очрашып йөрүләренә ике ел.
.jpg)
«Без тулай торакта бер катта яшәдек, бер-беребезне күреп ошаттык. Шуннан соң дуслашып йөри башладык», - дип сөйли Анастасия. Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә. Диплом алгач, туй ясарга җыенасызмы, дип сорагач, кыз әле егетнең армиягә барып кайтасы барлыгына ишарәләгән.
"Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар