Бу хакта Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Татарстан прокуратурасы ата-аналарга үзләренең кечкенә балаларын контрольдә тотуны көчәйтү кирәклеге турында искә төшерә.
"Ачык тәрәзә һәм олыларның гамьсезлеге төзәтеп булмаслык фаҗигагә китерергә мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, ата-аналарга уяулык күрсәтергә, баланы ачык тәрәзәле бүлмәләрдә караучысыз калдырмаска, аларга менеп китү мөмкинлеген чикләргә, тәрәзәләргә махсус фиксаторлар һәм блокираторлар куярга кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: москит челтәре тәрәзәдән егылып төшүдән балаларны саклап кала алмый», - диде прокуратура вәкиле.
Комментарийлар