Татарстанда кан хезмәте оешуга былтыр 85 ел булды. Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев былтыргы эшчәнлекләренә йомгак ясады. Табиб әйтүенчә, республикада ел саен 50 тоннадан артык кан әзерләнә. Бу республикадагы хастаханәләрне кирәк дәрәҗәдә кан белән тәэмин итәргә җитә.
Скопировать ссылку

Кызганычка, хәзер канны ясалма синтезлаштырып булмый, еш кына авыруның гомере донорга бәйле. Шуңа да Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан тапшыру үзәге белән берлектә яңа донорларны җәлеп итү, булганын саклап калу өчен зур эш башкара. Алар мәктәп укучылары, яшьләр, студентлар, актив яшьләр белән очрашулар оештыра. Былтыр донорларга багышланган 16 акция уздырылган. Донорлар каныннан узган ел 31 меңнән артык пациент файдаланган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 28 процентка күбрәк. Безнең Татарстанда донорлар саны 33 меңнән артык. Аларга социаль ташламалар каралган: ял көне, чиратсыз медицина ярдәме, башка ташламалар. Ләкин иң мөһиме: донор булу – горурлык. Донорлар аркасында күпме кешенең гомерен саклап калып була, ди Рамил Тураев.
Комментарийлар