16+

Татарстанда еланнар уянган

Татарстанда тузбаш, бакыр һәм кара еланнар яши. Алабуга урманнарында, шул исәптән "Түбән Кама" милли паркында еланнар күренә башлаган, дип хәбәр итә Татар-информ.

Татарстанда тузбаш, бакыр һәм кара еланнар яши. Алабуга урманнарында, шул исәптән "Түбән Кама" милли паркында еланнар күренә башлаган, дип хәбәр итә Татар-информ.


Моның белән бәйле рәвештә, урманнарда булырга яратучылардан уяулык сорала. Исегездә тотыгыз, гадәттә, еланнар үзләре беренче булып һөҗүм итми. Биек үләндә йөргәндә, сак хәрәкәт итегез. Җиргә басар алдыннан таяк белән тикшерегез. Нык һәм биек кунычлы аяк киеме киегез. Әгәр сезне елан тешләсә, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Безнең җирлектә тузбаш, бакыр һәм кара еланнар яши. Соңгы икесе Кызыл китапка кертелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading