16+

Татарстанда бер ел эчендә үлүчеләр саны 27,1 %ка арткан

Идел буе округы төбәкләре арасында үлүчеләр саны буенча Татарстан лидер. 2020 елда республикада 54,3 мең кеше үлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 11,6 меңгә күбрәк.

Идел буе округы төбәкләре арасында үлүчеләр саны буенча Татарстан лидер. 2020 елда республикада 54,3 мең кеше үлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 11,6 меңгә күбрәк.

Бу хакта Росстат хәбәр итә. Тулаем алганда, Россиядә үлүчеләр саны 18 %ка, Идел буе федераль округында - 22,1 %ка үскән. Татарстанда бу күрсәткеч 27,1 %ка арткан.
Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматларына караганда, Идел буе төбәкләре арасында коронавирустан үлүчеләр саны буенча иң түбән күрсәткеч Татарстанда. Үлеп китү очраклары буенча Covid-19 төп сәбәп буларак 184 очракта гына булырга мөмкин, ә вирус 29 очракта гына идентификацияләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading