Татарстанда бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 10461 гә арткан.
Хәзер мәшгульлек үзәкләрендә 27969 кеше исәптә тора. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, бер атна эчендә эш бирүчеләр 2101 вакансия тәкъдим иткән. Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәте органнарында 35460 эш урыны теркәлгән. Шулай ук Татарстанда 8929 кеше эшсез, дип табылган. Шуның 5275 кешенең элек рәсми эше булган, ә 29ы оешма ябылу яки кыскартылу сәбәпле эшсез статусын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар