16+

Татарстанда фермада эшләүче хатынны трактор таптап үтергән...

Ир-ат гаебен тулысынча таныган.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган.

Татарстанда фермада эшләүче хатынны трактор таптап үтергән. Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 26 октябрьдә Әлки районындагы фермада эшчеләр салам түкләрен күчерә. Шул вакытта трактор йөртүче башка эшне эшләргә китеп тора.

Терлек караучы ир-ат, трактор йөртү өчен таныклыгы булмаса да, трактор руле артына утыра. Ул салам түген эләктерә һәм сарайга алып китә. Салам түге белән аның алды каплана һәм ул берни күрми. Юлны күрер өчен, йөртүче ир-ат башын кабинадан чыгарып карарга мәҗбүр була. Шулай итеп трактор фермада эшләүче 53 яшьлек хатынны таптый. Хатын урында ук үлә.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading