16+

Татарстанда газ шартлап һәлак булучының гаиләсенә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 22 июньдә, Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлау аркасында зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтергә дип Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләмә биргән.

Бу турыда Татар-информ хәбәр итә.

Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн сум биреләчәк, зыян күргәннәргә – сәламәтлекләренә китерелгән зыян авырлыгына бәйле суммада, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 статьясындагы 2 өлешенең «в» пункты буенча җинаять эше кузгатты (иминлек таләпләренә туры килмәгән, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә авыр зыян китергән йә үлеменә китергән эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү).
Зәйдә газ шартлау аркасында 10 кеше зыян күргән, берәү сырхауханәдә үлгән, өчесе реанимациядә ята, шул исәптән 2008 елгы кыз бала.  

Фото: © Фото : группа ЗАИНСК ВКУРСЕ Вконакте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X