16+

Татарстанда барлык авылларга да юллар төзеләчәк

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашуда быел башкарылачак эшләр белән таныштырды.

Татарстанда барлык авылларга да юллар төзеләчәк

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашуда быел башкарылачак эшләр белән таныштырды.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авылларны юллар белән тәэмин итүгә игътибар бирә. Аның күрсәтмәсе буенча быел авылларда юл төзелешенә республика бюджетыннан тагын 1 миллиард сум билгеләнде. Татарстанда әле 500 авылга юл кермәгән. Авылларда 2 миллиард 900 миллион сумга юл төзелешләре үткәреләчәк. Республикадагы барлык авылларга да асфальт яки вак таш түшәлгән юллар төзеп чыгачакбыз. Юл төзелүгә үк авылларда йортларны сатып алалар, нигезләр яңартыла, тормыш җанлана, – диде Фәрит Хәнифов.

Татарстанда быел гомум исәптә 56 миллиард сумга юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт советының “Тормыш өчен инфраструктура” комиссиясен җитәкли.

– “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 4 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Болар: төбәк һәм җирле юл челтәре; юл хуҗалыгын үстерү; юл хәрәкәте иминлеге; җәмәгать транспортын үстерү. Шушы илкүләм проект нигезендә республикага федераль бюджеттан 7 миллиард сум күчерелә, – диде министр Фәрит Хәнифов.

М-12 федераль автотрассасы төзелеше барышында җирле юлларга шактый зыян салынды. “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына Фәрит Хәнифов:”Идел аръягында гомум исәптә 100 чакрым, Чаллы шәһәре зонасында – Тукай, Түбән Кама, Минзәлә, Актаныш районнарында 163 чакрым юллар быел тулысынча төзекләндереп бетереләчәк. Авыллар халкына рәхмәт! Алар федераль юл төзелеше барышында авыр йөк машиналарының авыллар юллары буйлап йөрүен сабырлык белән кабул итте,  – дип җавап бирде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республикага ел саен 100-117 яңа автобус сатып алыначак. Казанда метрополитенның яңа станцияләрен 2027 елда куллануга тапшыру ниятләнелә.

– Татарстанның Фәннәр академиясе үзенең эшчәнлеген бик активлаштырды. Юллар төзелешенә, юл хәрәкәте иминлеген ныгытуга кагылышлы федераль проектларны гамәлгә ашырганда Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлектә эшлибез. 2025 ел – Ватан сакчысы елы. Махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәттәшләребез гаиләләренә, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләребезнең гаиләләренә аеруча да ярдәм күрсәтәбез. Бу – безнең бурыч, – диде Фәрит Хәнифов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading