16+

Татарстан җиң сызганып эшли дә, тәмле итеп сөйли дә белә

Казанда 29-30 гыйнварда “Кече Ватан – Россия көче” IIнче Бөтенроссия муниципаль форумының Төбәк көне эшли.

Татарстан җиң сызганып эшли дә, тәмле итеп сөйли дә белә

Казанда 29-30 гыйнварда “Кече Ватан – Россия көче” IIнче Бөтенроссия муниципаль форумының Төбәк көне эшли.

Киңәшмәдә илнең 89 төбәгеннән 500 делегат катнаша. Алар федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, архитекторлар, төзүчеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумның Төбәк көнендә катнашучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның нәтиҗәле эшчәнлек теләге белдерелгән мөрәҗәгатен җиткерде.

– Бездә – Татарстанда 175 милләт һәм халык яши. Туган республикабызда тынычлыкны, татулыкны һәм хезмәт күтәренкелеген саклау өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк. Татарстанда халыкка уңайлы тормыш шартлары тудыруда күп эшләр башкарыла. Зур һәм кече шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да социаль биналар, мәдәният һәм спорт корылмалары төзелә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республикада ун елда 33 миллиард сумга 400дән артык җәмәгатьчелек мохите төзелде яки төзекләндерелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. 2020 елдан бирле 5 мең ишегалды яңартылды. Республикада быел янә 679 ишегалды төзекләндереләчәк.

– Муниципалитетлар дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны үтәүдә актив катнаша. Нәтиҗәдә, шәһәрләрнең һәм авылларның йөзе үзгәрә. Территорияләрне төзекләндерү буенча карарларның берсе дә халык белән киңәшләшмичә кабул ителми. Без бүген авылда традицияләр, гадәтләр, мәдәният, тел саклансын өчен авыл халкына ярдәм күрсәтәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) рәистәше Ирина Гусева үзенең чыгышында Татарстанның әйдаман республика булуын искәртте.

– Предприятиеләр һәм Казанның шәһәр хуҗалыгы белән таныштык, үрнәк эш-мисаллар күп. Татарстан җиң сызганып эшли дә, Татарстан җитәкчеләре тәмле итеп сөйли дә белә, – диде Ирина Гусева.

“Кече Ватан – Россия көче” форумы Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча үткәрелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт советының “Тормыш өчен инфраструктура” комиссиясен җитәкли. Форум кысаларындагы беренче Төбәк көне Мурманск өлкәсендә булды. Төбәкләрдә тәҗрибә уртаклашуга корылган киңәшмәләрдән соң апрельдә Мәскәүдә йомгаклау форумы узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading