16+

Татарстанда грипптан прививкалар ясауны туктаттылар - вакцинаның беренче партиясе беткән

Татарстанда вакцина булмау сәбәпле, грипптан прививка ясауны вакытлыча туктаттылар, тиздән республикага икенче партия кайтуы көтелә.

Татарстанда вакцина булмау сәбәпле, грипптан прививка ясауны вакытлыча туктаттылар, тиздән республикага икенче партия кайтуы көтелә.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференция барышында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ТРда грипптан булган вакцинаның 99%ы сарыф ителгән, икенче партияне бу атнада яки киләсесендә кайтару көтелә. Шуннан соң поликлиникаларда вакцинация үткәрү эше тулы күләмдә яңадан торгызылачак. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда быел табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. "Теге яки бу симптоматик белән ашыгыч медицина ярдәме табибларын чакырткан пациентлар саны артты... Бу ел бездә үзенчәлекле, ОРВИның барлык очракларын да теркәп барабыз, чөнки элек ОРВИ беркайчан да тиешле күләмдә теркәлмәгән, ә кешеләр бу авырудан мөстәкыйль рәвештә дәваланганнар ", - дип хәбәр итте Жаворонков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading