Россия Президенты Владимир Путин катнашында Йошкар-Ола шәһәрендә «Россия өчен» Бөтенроссия халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең «Эшчәнлек форумы. Төбәкләр» киңәшмәсе булган иде.
- Анда җәмәгатьчелек контроле, торак-коммуналь хуҗалык, юллар төзелеше, «Мөмкинлекле мохит» программасының үтәлеше, күпбалалы гаиләләрне социаль яклау, авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре каралды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Бөтенроссия халык фронтының Татарстан төбәк бүлеге штабы рәистәше Игорь Бикеев «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Форумга илнең 21 төбәгеннән 450 активист килгән.
- Татарстаннан 25 кеше катнаштык. Мин хакимиятнең халык белән элемтәсе турында чыгыш ясадым, - дип дәвам итте сүзен Игорь Бикеев. - Кызганыч, муниципаль берәмлекләр хакимиятләренең халык белән элемтәсе канәгатьләнерлек түгел. Муниципаль хакимият «сукыр дивар» кебек. Муниципаль берәмлекләрнең интернет сайтлары мәгълүматка сай, аларда ташламалар турындагы мәгълүматны җиде-сигез сылтама аша кергәннән соң гына табарга мөмкин. Халыкка файдалы хәбәрләр йә юк, йә әнә шулай «яшерелгән». Россия Президенты хакимият белән халык арасында хәбәрдарлыкны яхшырту кирәклеге турындагы фикеремне хуплады.
Халык фронты эксперты Фәридә Хуҗина сүзләренә караганда, секция утырышларының берсе авыруларны дарулар белән тәэмин итү темасына булган. Даруларны үзәкләштерелгән тәртиптә җибәрү гамәлгә куелачак. Зөһрә Хисаметдинова фикерне үстереп сөйләгәнчә, медицина кадрлары әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелгән. «Республикада бу юнәлештә нәтиҗәләр күренә, чөнки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары әзерләүгә нык әһәмият бирә», - диде Зөһрә Хисаметдинова.
Фермер Эльвира Мифтахетдинова авыл хуҗалыгы темасына үткәрелгән секциядә катнашкан.
- Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә ягулык-майлау материаллары, ашламалар өчен ташламалар турында башка төбәкләрдә нәрсә икәнлеген дә белмиләр. Татарстанда гына шундый ярдәм чарасы оештырылган. Без җитештергән продукциягә сәүдә челтәрләре өстәмә бәяләрне чамадан тыш күп итеп куялар. Монда фермерларның катнашы да һәм безгә файдасы да юк. Кулай тарифлар билгеләнсә, теплицалар ачып, республиканы яшелчә белән тәэмин итәрлек дәрәҗәдә эшләп булыр иде, - дип сөйләде Эльвира Мифтахетдинова.
- Мари һәм Башкортстан республикаларында хакимият органнары тарафыннан «Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәтенә карата тискәре мөнәсәбәт күрсәтү, санламау фактлары теркәлгән. Татарстан Президенты безнең сүзгә колак сала, «Халык фронты» эшчәнлегенә әһәмият бирә, - диде Бөтенроссия халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин.
Җәмгыять тормышындагы кимчелекләр турында «Россия өчен» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин. Телефон: 8 (843) 273-16-72, электрон адрес: 16region@onf.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар