16+

Татарстанда янгында алты эшче һәлак булган

Татарстанның Алабуга районындагы фермада эшчеләр яшәгән барак янган.

Татарстанның Алабуга районындагы фермада эшчеләр яшәгән барак янган.

Ут 300 кв. метрны чолгап алган, 6 кеше һәлак булган. Янгынның сәбәбе — электр җиһазларын дөрес кулланмау. Прокуратура тикшерү башлаган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын Малореченский бистәсендәге терлекчелек комплексы территориясендә эшчеләрнең вакытлыча яшәү йортында килеп чыккан, диелә ведомствоның телеграм-каналында. Баракта барлыгы 39 кеше яшәгән, шуларның 33е үзләре чыга алган, берсе зыян күргән. Калган алтысының гәүдәләрен янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында тапкан, диделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Гадәттән тыш хәл урынына Алабуга шәһәр прокуроры Айрат Низамиев һәм аның урынбасары Артур Князев чыкты, дип ачыклык керттеләр Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

«Янгын факты буенча процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы шәһәр прокуратурасында контрольгә алынган", - дип өстәделәр ведомствода.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading