16+

Татарстанда җиңел машина белән зур йөк автомобиле бәрелешкән: бер кеше һәлак булган

Бөреле бистәсе янында БМВ белән идарә иткән хатын-кыз маневр ясаганда идарә итүне югалта һәм каршы якка килеп чыга.

Бөреле бистәсе янында БМВ белән идарә иткән хатын-кыз маневр ясаганда идарә итүне югалта һәм каршы якка килеп чыга.

Биредә "Скания" йөк автомобиленә килеп бәрелә. Авария аркасында чит ил җиңел машинасының пассажиры шунда ук һәлак булган, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Республика буенча матбугат хезмәте. Мәрхүмә машинаның алгы пассажир утыргычында утырган, аңа 68 яшь була.

Автоледи һәм төрле җәрәхәтләр алган тагын ике пассажир хастаханәгә китерелгән. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

"Язгы юл тизлек режимын, хәвефсез дистанцияне саклау, маневрлар ясаганда сак булу һәм тормозга басуны таләп итә. Һәм бу фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итәр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!" - дип мөрәҗәгать итә ТР ЮХИДИ идарәсе республика халкына.
У поселка Бирюли женщина за рулем «БМВ» при совершении маневра не справилась с управлением, выехала на встречку.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading