16+

Татарстанда ике кешене елан чаккан

Җәй башыннан Алабугада ике кешене елан чаккан.

Җәй башыннан Алабугада ике кешене елан чаккан.

Бу турыда Татар-информ хәбәр итә.

Июль башында табибларга Танайка авылында яшәүче 45 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аны болында печән чапканда елан чаккан. Ир-атны хастаханәгә озатканнар, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Икенче очракта  Кукмара районыннан Алабугага кунакка килгән 19 яшьлек кызны елан чаккан. Җирле табиблар сүзләренчә, кызга карата елан агуына каршы чара күрелгән. Кыз хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Елан чаккан очракта ашыгыч рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз белдегең белән дәваланырга ярамый, дип искәртә табиблар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading