16+

Татарстанда ике укучы сигнал ракетасын атудан зыян күргән

15 сентябрь көнне иртән Питрәч районындагы мәктәпләрнең берсендә гадәттән тыш хәл килеп чыга.

15 сентябрь көнне иртән Питрәч районындагы мәктәпләрнең берсендә гадәттән тыш хәл килеп чыга.

Тикшерү версиясе буенча, икенче сыйныфта укучыларның берсе мәктәпкә сигнал ракетасын алып килгән. Кызыксынучан балалар аны карый башлый, шулчакны ракета шартлый. Бер баланың битенә зыян килә, икенчесе көчле тавыштан саңгырауланып кала. Аларны тиз арада хастаханәгә алып китәләр. Табиблар тикшерүеннән соң, укучыларны амбулатор дәвалануга җибәрәләр. 
— Аларның хәлен без дә, табиблар да күзәтеп торачакбыз. Балалар ышанычлы кулларда!— дип язган үзенең Телеграм-каналында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов.
ТР буенча Тикшерү комитеты сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү буенча җинаять эше кузгаткан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading