16+

Татарстанда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явачак

Татарстанда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явачак

Татарстанда эссе һава торышы саклана. 5нче августта синоптиклар фаразы буенча, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә минималь һава температурасы 16-18 градус җылылык тәшкил итәчәк. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исә.

Көндез һава +23-25 градуска кадәр җылыначак. Урыны белән яшенле яңгыр явуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.

6нчы августта республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә 12-17 градуска җылы, көндез һава температурасы +21-26 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Искәрмә: 1нче августтан 7нче августка кадәр Татарстанда урманнарда (4 класс) янгын чыгу куркынычы яный. Шунлыктан сак һәм игътибарлы бу сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading