Патологияләрнең күбесе башлангыч этапта ук ачыклана.
Татарстанда инвалид балалар санының артуы күзәтелә. Бу патологияләрнең башлангыч этапларда ачыклануы белән аңлатыла, дип белдерде Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
«Башлангыч этапларда ниндидер патология ачыклана икән, бу сәламәтлек саклау системасының үсүе, предметлы һәм максатчан диагностика турында сөйли», - дип билгеләп үтте ул.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен Россия буенча ел саен уздырыла торган Инвалидлар декадасы уза. Бүген Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифинг узды, биредә инвалидлыкның барлык формалары булган кешеләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр.
Бүгенге көндә республикада 285 мең инвалид (Татарстан халкының 7,3 проценты), шул исәптән 17,1 мең инвалид бала яши.
Инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр өчен керемнәр яшәү минимумына кадәр күтәрелә, шәхси өстәмә түләүләр башкарыла, дип өстәде Эльмира Зарипова.
«Без мондый гаиләләрдә керем дәрәҗәсен саклау никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Балаларны тәрбияләү өчен даруларга җитди чыгымнар таләп итә», - дип аңлатты министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар