16+

Татарстанда җирләнгән хатынының әнисе каберен казырга теләгән ир-атка карата җинаять эше кузгатылган

Яшел Үзәндә яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата «Үлгәннәрнең җәсәден мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Яшел Үзәндә яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата «Үлгәннәрнең җәсәден мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тикшерү фаразлары буенча, ир-ат 2003 елда Яшел Үзән зиратына җирләнгән хатынының әнисе каберен казырга теләгән. Каберне ул исерек килеш балалар көрәге белән казырга уйлый. Ир-ат җирләнгән хатын-кызның алтын эшләнмәләрен - бизәнү әйберләре һәм алтын коронкасын алырга ниятләгән. Әмма ул үзенең явыз ниятен ахырына җиткерә алмый. Аны күреп алалар һәм бу хакта полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading