16+

Татарстанда кар һәм буран көтелә

Төнлә термометр баганалары -14 градуска кадәр төшәчәк.

Төнлә термометр баганалары -14 градуска кадәр төшәчәк.

Иртәгә, 8 гыйнварда, уртача салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Болытлы һава өстенлек итәчәк. Кар явуы көтелә. Аерым районнарда буран чыгуы да бар.
Уртача көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җиле фаразлана. Юлларда бозлавык сакланачак.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 9 дан 14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4тән алып -9 градуска кадәр җылыначак.

Фото: http://nashcheremshan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading