16+

Татарстанда кар һәм томан көтелә

Бүген - 26 гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Бүген - 26 гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән аз гына кар, юеш кар явачак, төннәрен аерым районнарда томан. Җил көньяктан уртача, көндез көньяктан көнбатышка таба күчүче уртача. Төнлә 2-4 градус салкын, көндез – нульдән минус 2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Гомумән алганда, Татарстан буенча болытлы булачак, көндез аязучан, урыны белән бераз юеш кар явачак. Аерым районнарда томан булуы көтелә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Төнлә 2-7 градус аралыгында салкын, көндез – минус 4 градустан +1 градуска кадәр, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading