16+

Татарстанда кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

Йөк машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Йөк машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

6 март көнне  05.45 сәгатьтә Мәскәү - Уфа М-7 «Волга» автомобиль юлының  1120 чакрымында 35 яшьлек ир идарәсендәге «Лада Приора» автомобиле юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайлап алмаган, каршы як хәрәкәт итү юлына килеп чыккан, анда 32 яшьлек ир йөртүендәге  ГАЗ-А21R32 автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Һәлакәттән соң җиңел автомобиль арттан килүче "Опель Мокка" автомобиленә килеп бәрелә.      
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Лада Приора" автомобиле йөртүчесе һәм анын  пассажиры алынган җәрәхәтләрдән урында вафат булган. Йөк машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X