16+

Татарстанда "Каймак" комбинаты ачыла

Саба районында «Каймак» дип исемләнгән сөт эшкәртү комбинаты ачарга җыеналар. Әлегә «Каймак» хуҗалыклардан көненә 9 тоннага якын сөт җыя.

Саба районында «Каймак» дип исемләнгән сөт эшкәртү комбинаты ачарга җыеналар. Әлегә «Каймак» хуҗалыклардан көненә 9 тоннага якын сөт җыя.

Әмма җитештерү җайланмалары булмаганга, аны Саба сөт комбинатына тапшырырга мәҗбүр. Яңа җитештерү цехы ачылганнан соң биредә ике сменада 3әр тонна сөт эшкәртү күздә тотыла. Киләчәктә авыл хуҗалыгы кооперативы катык, майлы һәм майсыз эремчек, тиз өлгерә торган «Адыгея» һәм «Брынза» сортлы сырлар җитештерергә планлаштыра.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading