16+

Татарстанлылар чаң суга: күбәләк кортлары алмагач һәм шомырт куакларына һөҗүм иткән

Әмма экологлар фикеренчә, бу куркыныч тудырмый.

Татарстанлылар чаң суга: күбәләк кортлары алмагач һәм шомырт куакларына һөҗүм иткән

Әмма экологлар фикеренчә, бу куркыныч тудырмый.

Әлмәтлеләр шәһәрдәге агачларга күбәләк кортлары һөҗүм итте, дип социаль челтәрләрдә чаң суга. Алар берничә адресны атыйлар һәм, хәтта, моны дәлилләүче фотолар да урнаштырганнар. Кешеләр агачларның сакланышы өчен борчыла һәм җирле хакимиятне урамнарда һәм проспектларда алмагач һәм шомырт куакларын эшкәртүгә чакыралар:

«Яшьлек скверында барлык алмагачларны да күбәләк кортлары камап алган. Көзгә кадәр аларның кору ихтималы бар. Матурлыкны саклап калу өчен, агачларны эшкәртегез».

"Ленин урамы буйлап балалар хастаханәсенә кадәр алмагачлар кибә, мондый матурлыкның юкка чыгуы бик кызганыч. Аларның тиз арада үсентеләрне ашап бетереп баруына карап булмый. Озакламый алмагачлар кибеп бетәчәк».

"Узган елны бу шомырт куагын утырттылар, ул да зарарланган, кортлар бик актив, тиз арада үрчиләр".

Фото: https://vk.com/almet_news

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading