16+

Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар көтелә

Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта төньяктан, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ди синоптиклар.

Бүген республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һаваның максималь температурасы +9..+14 градус җылы булачак. Казанда +10..+12 градус кына җылылык көтелә.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading