16+

Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә

Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, 25 майда республика территориясендә һава температурасы төнлә +9..+14, көндез +13..+18 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X