16+

Татарстанда көчле салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Республика Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны аномаль салкыннар турында кисәтте. Суыклар аркасында Татарстан территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде.

Республика Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны аномаль салкыннар турында кисәтте. Суыклар аркасында Татарстан территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде.

Фаразлауларга караганда, Раштуа бәйрәменә каршы төндә термометр баганасы -32 градуска җитәчәк. Салкын һава торышы ким дигәндә биш көн өстенлек итәчәк, аннан соң җылытачак.

"Безгә Арктика антициклоны тәэсир итә башлый һәм агымнар төньякка күчә. Бу Төньяк агымнар белән безнең территориягә Арктика диңгезләре акваториясеннән салкын һава керәчәк. Чыннан да, якын көннәрдә һава температурасы сизелерлек төшәчәк. Шимбә һәм якшәмбе көнне температура фоны климат нормасыннан 16 градустан түбән булачак. Шулай итеп, төнге температура 30 градуска якынлашачак», - дип сөйләде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Шуңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль салкыннарның куркыныч булырга мөмкинлеген искә төшерә. Һава торышына карап киенергә, шәһәр читенә сәяхәтләрне кичектереп торырга кирәк. Автомобиль йөртүчеләргә торак пунктлардан чыкканчы автомобильнең техник торышын тикшерү зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading